«Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз»
26 апрель көнне "Библиотөн-2025" Бөтенроссия акциясе кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче илебез өчен Бөек Ватан сугышының әһәмияте турында сөйләде. Бу сугыш илебез намус белән кичергән иң авыр сынауларның берсе булды.
Үлемгә каршы барган солдат батырлыгы һәм җиңү өчен бар тырышлыгын куйган тыл хезмәтчәннәре батырлыгы беркайчан да онытылмас, җиңү яулаган хезмәт кешесенең батырлыгы беркайчан да сүнмәс.