“Һәр тарафта Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре”
26 апрель көнне яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеклелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. 24 апрель көнне китапханәчеләр Иске Җөри урта мәктәбе белән берлектә "һар тарафта Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре" дигән тематик сәгать үткәрделәр . Чара барышында укучылар Тукай шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара азагында халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры башкарылды.