Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной».

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли поэзиягә нигез салган, аның классик стилен тудырган бөек шагыйрь буларак кереп кала. Кыска гомер кичереп тә, Тукай гаять зур мирас калдыра. Аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган илгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт балаларда Тукайның шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә.

23 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Тебя бесценный наш Тукай чтит мир и чтит народ родной», дигән әдәби викторина үткәрелде. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар. Уен дәвамында командалар төрле биремнәрне үтәделәр. Моның өчен сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк иде.