Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Минем хокукларым һәм бурычларым”.

22 апрель көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Минем хокукларым һәм бурычларым”, дип исемләнгән түгәрәк остәл үткәрелде. Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш. Ләкин шуны да истә тоту мөһим: хокуклардан тыш, һәр кешенең бурычлары да бар. Катнашучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белемгә, медицина ярдәменә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Шулай ук яшь кунакларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Чара азагында «Минем хокукларым һәм бурычларым» презентациясен карап үттеләр.