"Табигать дөньясына китап аша"
15 апрельдә экологик белем көне. Экологик белемнәрне ныгыту максатыннан Иске Җөри авыл китапханәчесе укучылар өчен "Табигать дөньясына китап аша" экологик әңгәмә үткәрде. Китап укучылар Җир планетасының экологик проблемалары белән таныштылар, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге, киләчәк буыннар өчен аның матурлыгын саклап калу өчен табигатькә ярдәм кулы сузарга кирәклеге турында белделәр. Чара ахырында балалар табигать, экология турында шигырьләр укыдылар.
Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды