“Китап иле -серле дөнья”
2 апрель –Халыкара балалар китабы көне уңаеннан китапханәдә “Китап иле -серле дөнья” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар кыскача әлеге көн тарихы белән таныштырылды. Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Китапханәче Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды. Чара Андерсен әкияте буенча мультфильм карау белән тәмамланды.