Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Исәмәсез кошлар безнең дуслар"

Ел саен 1 апрель көнне бөтен планета экологик бәйрәмне — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ апрель аенда канатлы юлчылар, барлык киртәләрне җиңеп, өйләренә, ояларына кайталар. Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Иске Җөри балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен кошлар көненә багышланган "Исәнмесез кошлар безнең дуслар», дип исемләнгән викторина үткәрелде. Әлеге чараның максаты булып балаларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар.