Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Книга-тайна,книга-клад,книга -лучший друг ребят

26 март көнне Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре кече яшьтәге укучылар өчен Бөтенроссия балалар китабы атналыгы кысаларында " Китап-сер, китап-хәзинә, китап-балаларның иң яхшы дусты» дигән әдәби ассорти үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихын, һәрберебезнең тормышында китапның мөһимлеген белделәр. Аннары яшь укучыларга үзләренең яраткан китапларын һәм әдәби геройларын искә төшерергә тәкъдим ителде. Балалар әдәби табышмакларга , викторина сорауларына җавап бирделәр: "Әкиятләрне яхшы беләсеңме?", "Әкият юллары буйлап»," Әкият геройларын искә төшер»; «Тылсымлы сүзләр» кебек әдәби уеннарда катнаштылар. Очрашу ахырында укучыларга китапханәдә нинди кызыклы әкиятләр булуы турында сөйләделәр.