Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Коррупция турында нәрсә белергә кирәк

Иске Җөри  авыл модель  китапханәсендә “Коррупция турында нәрсә  белергә кирәк”  дип исемләнгән коррупциягә каршы көрәш темасына әңгәмә үткәрелде. Китапханәчеләр дәүләт тарафыннан коррупциягә каршы көрәш өчен нинди чаралар кулланылуы турында сөйләде. Балаларга коррупция турында уйларга һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен атарга, җәмгыять тормышының кайсы өлкәләрендә коррупция аеруча үскән булуы турында фикер алышырга тәкъдим ителде. Фикер алышу барышында балалар кеше һәрвакыт үз гамәлләрен аңларга, аларның нәтиҗәләрен алдан күрергә кирәклегенә инандылар