Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Рамазан нурлы ай, мең савапка тулы ай!”

 Рамазан ае мөселманнар тормышында иң кирәкле һәм мөһим ай. Һәр ел саен барлык мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны бик кадерле кунакны кебек каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар.Ул 30 көн һәм төн дәвам итә. Иске Җөри авылы китапханәсендә  “Рамазан нурлы ай, мең савапка тулы ай!” дигән китап күргәзмәсе ачылды.. Күргәзмәдә кешенең җәмгыятьтәге гореф-гадәтләрен һәм тәртибен тасвирлаучы дини китаплар тәкъдим ителде.