Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Аты-баты-вот такие мы солдаты!”

28 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына һәм  Бөек  Ватан     сугышында   Җиңүнең 80 ел-лыгына багышланган. “Аты-баты-вот такие мы солдаты!” дип исемләнгән конкурслы уен программасы үткәрделәр. Конкурста катнашырга Иске Җөри урта мәктәбенең 5 сыйныф малайлары чакырылган иде. Алар өчен җитезлек, тизлек, тапкырлык, вакыт һ.б. конкурслар белән уен программасы оештырылды. Китапханәчеләр уенга йомгак ясадылар һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.