Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Туган телем гади дә син, матур да, халкын кебек"

Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Иске Җөри авылы  китапханәчеләре "Ак каен" балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә "Туган телем гади дә син, матур да, халкын кебек" дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Әлеге чара балаларда туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китаханәчеләр халыкның бай рухи мирасы турында сөйләделәр.Төрле телләрдәге шигыйрьләр һәм җырлар аша  балаларга тел өйрәнергә, аны яратырга кирәклеге аңлатылды. Чара ахырында балалар белән “Йөзек салыш”, “Тубәтәй” уеннары уйналды.