"Каюм Насыйри эзләре буйлап"
20 февраль көнне Иске Җөри авыл китапханәчеләре Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан "Каюм Насыйри эзләре буйлап"дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәчеләр презентация ярдәмендә укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруын белделәр.