"Китапханә кунакка бара”.
18 февраль көнне Иске Җөри авыл китапханәсе китапханәчеләре «Ак каен» балалар бакчасына йөрүче нәниләргә кунакка килделәр. Китапханәчеләр яңа китапларга күзәтү ясадылар. Китапханәчеләр килүенең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү, Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Балалар белән бергә бик күп кенә сорауларга җаваплар эзләдек. Эш барышында китап белән эшләү кагыйдәләрен дә искә төшереп алдык: рәсем ясамаска, язмаска, битләрен бөгәрләмәскә, ертмаска, рәсемнәрен кисмәскә, ашау вакытында китап укымаска, китап эченә карандаш яки ручка тыкмаска.