: “Сәламәтлек бәхет бит ул аның кадерен белегез”
8 февраль көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә өлкәннәр өчен "Сәламәтлек бәхет бит ул аның кадерен белегез" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Китапханәчеләр сәламәт яшәү рәвешенең озын гомерлелеккә ничек йогынты ясавы, шәхси физик мөмкинлекләрне исәпкә алып, сәламәтлеккә иң рациональ юлны ничек сайлау турында сөйләделәр. Катнашучылар сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, озак яшәү һәм актив яшәү рәвешенең үзара бәйләнешен, сәламәтлекне саклап калу һәм авыруларны булдырмау, физик күнегүләрнең файдасы турында белделәр. Сәламәтлек проблемаларына багышланган китапларга күзәтү үткәрделәр.