“Әдәбиятыбызның ак йөзе Шәйхи Маннур”.
Татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе – шагыйрь, прозаик Шәйхи Маннурның тууына 120 ел. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Әдәбиятыбызның ак йөзе Шәйхи Маннур” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән укучылар Шәйхи Маннурның әдәби иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы басылып чыга.