"Төкле аягың белән Яӊа ел"
Иске Җөри авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Төкле аягың белән Яӊа ел" дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балаларны бүләкләде.