«Батырлык»
9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан укучылар белән Иске Җөри авылы китапханәсендә Үзәк авылында яшәүче элеккеге Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының данлыклы савымчысы, Социалистик хезмәт Герое, Ленин ордены, Урак һәм Чүкеч алтын медале иясе Гөлбикә Кәримова турында патриотик сәгать узды. Чара барышында катнашучылар белән «Батырлык» төшенчәсе турында фикер алыштылар.