“Шигъри әкиятләр остасы”
Танылган балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 15 сентябрьдә 116 ел булды.Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Шигъри әкиятләр остасы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. А.Алишның күп кенә әкиятләрен искә төшереп сорауларга җаваплар эзләдек, әкият персонжларына кагылышлы табышмаклар чиштек һәм “Куян кызы” әкиятен кычкырып укыдык. А.Алишның әкиятләре балаларны кечкенәдән үк яхшы гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, әти-әниләрне хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, ә инде мондый чараларда катнашу нәниләрнең иҗади сәләтләрен һәм сөйләмен үстерүгә ярдәм итә