Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Зур һәм якты барыр юлларың, син туган ягым-Татарстан!»

 

29 августта Татарстан Республикасы көне алдыннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Зур һәм якты барыр юлларың, син туган ягым-Татарстан!»  дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә белән танышу барышында укучыларда бәйрәм тарихы, республиканың табигый төбәге байлыгы һәм татар халкының гореф-гадәтләре, республиканың танылган кешеләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге булды.