Наркомания замана чире
Наркомания - бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең төп проблемаларының берсе. Наркотикларны чиктән тыш куллану халык сәламәтлегенә һәм иҗтимагый иминлеккә зур зыян китерә, җәмгыятьнең тыныч үсешен һәм тотрыклы яшәвен куркыныч астына куя. Китапханәдә «Наркомания замана чире» дигән китап күргәзмәсе төзедек. Чара барышында китапханәче укучыларга наркотиклар, аларның төрләре, наркоманиянең ни дәрәҗәдә куркыныч авыру икәнлеге турында сөйләде, ничек кенә кызыксындырсалар да, “юк!” дип әйтергә кирәклеген төшендерде. Укучылар игътибарына зарарлы гадәтләрне профилактикалау буенча китаплар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә яшүсмерләргә күп кенә сорауларга җавап бирергә ярдәм итте: наркотикларга бәйлелекне ничек булдырмаска, наркотикларга бәйлелек нәрсә ул, наркоманнар доза эзләп нинди җинаятьләргә баралар, наркоманның киләчәге бармы һәм башкалар