Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Китаплы гаилә-бәхетле гаилә"

8 июльдә Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Авылыбызда озак еллар бергә яшәүче үрнәк, матур гаиләләр күп. Әлеге дата уңаеннан 9 июль көнне Иске  Җөри  авылы китапханәсе китапханәчесе  китап укучы  үрнәк гаиләләрне котлап өйләренә барды. Аларга яңа китаплар, газета-журналлар алып барды. Шулай ук китап укучыларыбыз ромашка уенында катнашып кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.