Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Наркомания - төпсезлеккә бер адым”

Сәламәт яшәү рәвеше - хәзерге җәмгыять өчен, аеруча үсеп килүче балалар организмы өчен актуаль тема. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре 26 июнь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен «Наркомания - төпсезлеккә бер адым” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Йомгак ясап, китапханәчеләр зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүен һәм куркыныч тудыруы турында сөйләделәр.