Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Люби и знай родной свой край"

21 март  көнне "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Люби и знай родной свой край”  дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чараның программасында укучыларны төрле мавыктыргыч тукталышлар аша таныштыру каралган иде. "Әдәби" тукталышта укучылар якташ язучылар турында белделәр. «Тарих” тукталышында алар туган якның истәлекле урыннары белән таныштылар.  «Болынлы " тукталышында укучылар туган якта үскән дару үләннәре һәм аларны дөрес куллану турында белделәр. Бу уен-сәяхәттә үз төбәгебезнең тарихы һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге булды. Чара ахырында китапханәчеләр  балаларга узләренең    теләкләрен җиткездедәр: яхшы укырга, туган як тарихын онытмаска.