“Китапны яратып бүләк ит”
2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит” дип исемләнгән акция үтте. Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә лаеклы урын алып, укучыларыбызны сөендереп торачак. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер дип өметләнәбез.