“Якташ язучыбыз безнең горурлыгыбыз”
4 январь көнне Иске Җөри модель китапханәсендә танылган язучы, шагыйрә, журналист, рәссам, якташыбыз Дания Гайнетдиновага 72 яшь тулу уңаеннан яшьләр белән “Якташ язучыбыз безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәчеләр укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, яшьләребез язучының туган як, туган як табигатенең гүзәллеген чагылдырган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар.