Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Язучы каһарман"

26 декабрьдә татар язучысы, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе  Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тула.  Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә язучының тормышы һәм иҗаты буенча китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә даими йөрүче актив укучыларыбыз китаплардан өзекләрне кычкырып укыдылар, язучының тормыш юлы белән таныштылар.