Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Россия флагы-дәүләтләр маягы"

Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Россия флагы-дәүләтләр маягы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чара башында китапханәчеләр  укучыларга илебез байрагы турында мәгълүмат бирделәр. Очрашу ахырында балалар илебез символикасын рәсемнәргә төшерделәр.