"Икмәк – тормыш нигезе"
18 август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәчесе укучылар өчен "Икмәк – тормыш нигезе" дигән темага әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга икмәкнең безнең өстәлләргә килгәнче нинди озын юл үтүе турында сөйләде, икмәккә хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерде. Укучылар икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, табышмаклар чиштеләр, "Икмәкне саклагыз" турында видеородик карагач, эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Ахырда, балалар хуш исле икмәк белән сыйландылар.