“Әкиятләр иленә сәяхәт”.
Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр бик мөһим һәм иң бай җанрларның берсе булып тора. Алар үткән белән киләчәк буынны бәйләүче халкыбызның гаять кыймәтле рухи байлыгы, тарихы. Балаларны тәрбияләүдә дә алар зур әһәмияткә ия. Шул уңайдан 18 август көнне Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Әкиятләр иленә” сәяхәт иттек. Сәяхәт барышында без бик күп әкиятләргә тукталдык. Балалар үзләре дә укыган әкиятләрен искә төшерделәр. Сәяхәтебез бик куңелле булды, балаларга бик охшады.