Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

"Мин кулыма китап алам"

9 август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Бөтендөнья китап сөючеләр көне уңаеннан "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән чара узды. Балалар гадәти булмаган "Китап сөючеләр" утравында булдылар, анда алар күп киртәләрне җиңделәр. Башта алвр шигырьләр күленә эләгәләр, алар анда яраткан шигырьләрен укыйлар. Аннары балалар әкиятләр сараена якынлаштылар, анда алар әкиятләрне һәм тылсымлы хикәяләрне искә төшерделәр. Табышмаклар елгасына килеп җиткәч, сәяхәтчеләр табышмаклар чиштеләр.

Чара яхшы теләкләр белән һәм татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.