«Игротека на все лето»
29 июль көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Игротека на все лето» дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Чара башында китапханәче балаларны китапханәдә булган өстәл уеннары белән таныштырды, өстәл уеннары танып белү күңел ачу гына түгел, ә эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшыртуның искиткеч ысулы да дип сөйләде. Ләкин иң мөһиме- өстәл уеннары тере аралашу мөмкинлеге. Балалар өчен вакыт сизелмичә һәм күңелле үтте.