"Кошлар –безнең дуслар»
1 апрель көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә "Кошлар – безнең дуслар" дип исемләнгән Кошлар көненә багышланган экологик уен-викторина узды. Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар.