Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Хатын-кызның күрке - яулыҡ”,

  5 март көнне Иске Җөри модель китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Хатын-кызның күрке - яулык” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә китапханәнең  актив укучылары чакырылды.  Кичә кунакка килгән әниләрне тәбрикләү сүзе белән башланып китте. Китапханәчеләр яулыклар тарихы турында сөйләделәр, шулай ук кичәгә  килгән кунакларыбыз үзләренең яулыклар турындагы  истәлекләре белән уртаклаштылар.

Кичә барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, әниләргә багышланган  җырлар башкарылды,  “Яулыклар турында ниләр беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирелде. Шулай ук  кызларыбыз төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр. Әлеге кичәгә багышлап китапханәдә  “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күргәзмәгә күзәтү  ясалды. Бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте