«Китап соючеләр»
22 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәчеләр Ватанны саклаучылар көненә әзерлек кысаларында «Китап соючеләр» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән төсле кәгазь һәм картоннан яраткан әтиләренә котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар тырышлыгы бушка узмаячак, бәйрәмгә үз куллары белән ясалган открытканы алу әтиләренә нинди күңелле булачак! Мастер-класс иҗат һәм илһам атмосферасында узды, ә чарада катнашучыларның барысы да килеп чыккан нәтиҗәләр белән бик горурланды, һәм чираттагы «шедевр»ны янә 8 март – Хатын-кызлар көненә ясарга сөйләште.