"Экология, табигать һәм китап"
18 февраль көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре Иске Җөри урта мәктәбендә 3 сыйныф укучылары өчен "Экология, табигать һәм китап" темасына әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларга әлеге темага караган китаплар һәм иллюстрацияле материаллар белән таныштырды.
Китапханә хезмәткәрләре экологик шартларны яхшыртуга һәркемнең дә өлеш кертә алуын, моның өчен табигатьне саклау акцияләрендә һәм айлыкларда катнашырга гына кирәк булуын ассызыкладылар. Ә гомумән алганда исә бөтен кеше Җир йөзендә яшәүнең төп кагыйдәсен онытмаска тиеш: җыештырган җирдә түгел, ә бәлки пычратмаган җирдә генә чиста була.
Балалар үзләре дә әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы белемнәрен, экологик шартларны яхшырту теләге булуын күрсәтте. Бу шөгыль мәгълүм бер тырышлык һәм вакыт таләп итсә дә, кешенең ниндидер максатны (әйтик, агачларны сындырмау, кош ояларын туздырмау, ишегалдына чүп ташламау) күздә тотуы гаять мөһим.