“Нина Павлованың китапларын укыйбыз”
Иске Җөри модель китапханәсе “Нина Павлованың китапларын укыйбыз” дип исемләнгән VII Төбәкара акциягә кушылды. Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың иҗатын популярлаштыру максатыннан, шулай ук Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында үткәрелде.
Үз китапларында Нина Павлова хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында сөйли, аларның кечкенә серләрен ача. Балалар авторның балалар өчен язылган “Котята” “Чьи башмачки” әкиятләрен укыдылар. Электрон презентация слайдларында балалар табигатьнең тылсымлы дөньясына чумдылар.