"Газиз дә син, кадерле дә , әй Туган авылым!"
Туган җир... Туган авыл...
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең күңеллелеген берни дә алыштыра алмый.
11 февраль көнне Иске Җөри модель китапханәчеләре балалар белән әңгәмә уздырдылар, "Тарих битләрендә Теләчем" дип исемләнгән презентация күрсәттеләр. Балалар күргәзмәгә куелган "Җөри юлы - гомер юлы" китабы белән дә таныштылар.