"Китап күргәзмәсе"
3 февраль көнне Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Йөзек кашы», «Җәй башы», «Авыл өстендә йолдызлар», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Мәйдан», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» исемле роман, повестьлары, күпсанлы хикәяләре белән татар әдәбиятының классигы булып танылган әдип Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулды.
Ф. Хөсни иҗат эшчәнлеген төрле жанрда сынап карый. Яшь вакытта шигырьләр яза, иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора. Ә тора-бара хикәя (проза) жанрына күчә һәм хикәя остасына әверелә. Балаларга махсус атап язган хикәяләреннән «Сипкелле малай», «Җүлә - кайгылы эт», «Малай, чиләк, әби», «Чия төше» һ. б., күләмлерәк әсәрләреннән - «Йөзек кашы» повесте , «Җәяүле кеше сукмагы» романы - һәркайсы гаять үзенчәлекле, әдәби яктан ныклап уйланылган, сюжетына-эчтәлегенә тирән мәгънә салынган, теле гаҗәеп бер камиллек дәрәҗәсенә җиткерелеп иҗат ителгән әсәрләр.
Әлеге уңайдан 3 февраль көнне Иске Җөри модель китапханәсендә китап күргәзмәсе куелды. Китап укырга килгән укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.