Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

395 лет со дня рождения французского поэта, сказочника Шарля Перро

  Француз әкиятчесе Шарль Перроның туган көне уңаеннан Иске Җөри модель китапханәчеләре  "Ак каен" балалар бакчасы балалары өчен "Шарль Перро әкиятләре буенча сәяхәт" дигән әдәби уен уздырдылар. Китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның әкиятләре тормышның чын матурлыгын кадерләргә, хезмәтне, игелекне, гаделлекне яратырга өйрәтә. Чара ахырында балалар яраткан язучы әкиятләре  буенча «Кызыл калфак» мультфильмын карадылар