“Халык язмышы, әдип язмышы”
Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт урта мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы чорында ул һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли. 1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Казанда Яшь тамашачылар театрында эшли. Шул чорда (1949–1951) газета-журнал битләрендә аның хикәяләре, очерклары бик еш басыла. Соңрак ул актерлык хезмәтеннән аерылып, журналистика өлкәсенә эшкә күчә: «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара.
21 декабрь көнне Иске Җөри модель китапханәсендә якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Халык язмышы, әдип язмышы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларны М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, укучылар юмористик хикәяләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән танышу өчен, китапханә фондында булган китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды.