Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Эдуард Успенский дөньясы”

 22 декабрь көнне Совет һәм Россия язучысы, балалар китаплары авторы, драматург, сценарист  Эдуард Успенскийның тууына 85 ел булды. Әлеге уңайдан Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре  балалар өчен “Эдуард Успенский дөньясы” дигән  әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәдә куелган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр, әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чараның икенче өлешендә балалар бергәләп «Простоквашино» дигән мультфильмны карадылар.