Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

«Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез — вакытны файдалы итеп үткәрәбез»

14 декабрь көнне Иске Җөри балалар бакчасы балалары өчен Иске Җөри модель китапханәсендә китапханәчеләр  «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез — вакытны файдалы итеп үткәрәбез» дигән уен программасы үткәрделәр. Чара балаларны кыш, ял һәм күңел ачу атмосферасына җәлеп итте, балаларга китаплар  укыдылар, өстәл һәм интерактив уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Бу эштә, һичшиксез, яхшы дуслар–китаплар һәм, әлбәттә, белемле такта уеннары ярдәмгә килде. Ә яшь укучыларга танылган язучыларның шигырьләре , әкиятләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде. «Әкият, мин сине беләм» дигән викторина сорауларына дустанә һәм күңелле җавап бирделәр. Китапханәчеләр балаларны «Әкият дөньясында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.. Чара күңелле һәм кызыклы узды, ә иң мөһиме балалар өчен файдалы булды.