Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Библиотечный урок по экологии

29 ноябрь көнне Иске Җөри модель китапханәсендә экология буенча китапханә дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм безнең уртак йортыбызны - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар шулай ук экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар: кеше әйләнә-тирәлектән: һава, су, хуш исле болыннардан башка яши алмый. Катнашучылар шул турыда фикер алыштылар. Чара ахырында балалар игътибарына күргәзмәдән китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.