Китап серле дөнья
22 ноябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре беренче сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Балалар китапханә белән таныштылар. Китапханәчеләр "формуляр", "абонемент", "уку залы", "каталог" һәм башка китапханә терминнары турында аңлаттылар. Шулай ук балалар интерактив уеннар уйнадылар. Беренче сыйныф укучыларына китап укучы формуляры ачылды һәм китапханәчеләрдән балаларга кечкенә генә бүләк тапшырылды