«На пути к новым знаниям с интерактивным глобусом»
8 ноябрь көнне Иске Җөри модель китапханәсендә «На пути к новым знаниям с интерактивным глобусом» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр балаларны интерактив глобус - уку һәм файдалы мәгълүмат алу өчен эшләнгән уен үзәге белән таныштырдылар. Чарада катнашучылар әлеге глобус ярдәмендә ил һәм дөнья географиясе белән генә түгел, ә кояш системасы һәм планетабызның эчке төзелеше белән дә таныштылар.