“Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк»
Язгы каникулны күңелле итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә балалар белән “Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларының битләре буенча сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Әлеге чара кызыклы һәм нәтиҗәле узып, балаларның күңеленә хуш килде.