Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

Спорт ярышлары

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан  7 март көнне Иске Җөри  авылы мәдәният йортында урамнар   арасында спорт ярышлары  узды. Әлеге бәйрәмдә авыл халкы, укучы яшьләр, кайткан кунаклар  спортның  өстәл теннисы, кул көрәше, шахмат-шашка, аркан тарту, волейбол  кебек төрләрендә көч сынаштылар. Катнашучылар коймак һәм  кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта үтте.