Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Булсаң зирәк- әйт тизрәк” табышмаклар бәйгесе

Иске Җөри авылы китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Булсаң зирәк- әйт тизрәк” дип исемләнгән табышмаклар бәйгесе узды.  Балаларга төрле темаларга кагылышлы кызыклы табышмаклар тәкъдим иттелде. Укучылар  бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан  матур рәсемле әкият китаплары белән таныштылар.