Старозюринская сельская библиотека - филиал № 14

“Терроризм җәмгыятькә янау ул"

   11  нче февраль көнне   Иске Җөри авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Терроризм җәмгыятькә янау ул” дигән исемдә әңгәмә  утте. Әлеге әңгәмәнең максаты укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.